news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкалада башы киселгән ике ир-ат мәете табылган

news_top
Башкалада башы киселгән ике ир-ат мәете табылган
Фото: https://moscow.sledcom.ru/

Мәскәүнең төньягында башлары киселгән 2 ир-ат мәете табылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Башта башы киселгән һәм гәүдәсе пычак белән яраланган 1 ир-ат мәете табыла. Аннары торак йорттагы фатирда тагын 1 ир-ат табыла – анда да «көч кулланып үтерүнең шундый ук билгеләре» була.

Башкала прокуратурасы белешмәсе буенча, беренче ир-атның башы киселгән гәүдәсе иртән паркта табыла. Мәеттә пычак белән яралаган эзләр була.

Икенче ир-ат мәете шушы парк районындагы йортларның берсендә була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре идарәсе хәбәр иткәнчә, бу ир-атларны үтерүдә шикләнелүче кеше тоткарланган. Ул – 2000 елда туган ир-ат.

«Җинаятьче шәхесен ачыклау һәм тоткарлау өчен 1 тәүлектән кимрәк вакыт кирәк булды», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар