Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада Азәрбайҗан кешесе көпә-көндез кеше чәнчеп үтергән

news_top_970_100
Башкалада Азәрбайҗан кешесе көпә-көндез кеше чәнчеп үтергән
Фото: © телеграм-каналлардан

Мәскәүнең Люблино районында 21 яшьлек егет 24 яшьлек Кирилл Ковалёвка урам уртасында пычак кадаган. Ковалев аңа машинасын тротуарга куйган өчен кисәтү ясаган була. Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, һөҗүм итүче – Бәйсез дәүләтләр берлеге илләренең берсендә туган гражданин, ул Россиядә законсыз яшәгән.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, 17 апрельдә 21 яшьлек егет машинасын Краснодар урамында урнашкан торак йортның подъезды каршындагы тротуарга куйган. Бу йортка сөйгән кызы янына килгән 24 яшьлек егет аннан машинансын күчереп куюын сораган, конфликт чыккан.

Ковалевны башта кыйнаганнар, аннары 21 яшьлек егет аның эченә берничә тапкыр пычак белән чәнчегән. Зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр, ләкин ул анда үлгән. Һөҗүм итүче абыйсы белән бергә качкан, аларны эзлиләр.

Җинаять урыныннан машинада качкан егет автомобилен ташлап калдырган, икенче бер машина белән аэропорт ягына таба юнәлгән. Аның фотосурәте бөтен эзләү системаларына кертелгән. Аның әтисен һәм дустын тоткарлаганнар, алардан сорау алалар.

Җинаять эше кузгатылган (РФ ҖК 105нче маддәсенең 1нче өлеше). Бу эш буенча Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга доклад ясалачак. «РИА Новости» мәгълүматлары буенча, шикләнелүче кеше – Азәрбайҗан гражданины. Аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Телеграм-каналларда бу егетнең фаҗига булган йортта яшәвен язалар. Алар әтисе һәм абыйсы белән бер фатирда торган, фатирны әтиләре күптән түгел ипотекага алган. Егетнең абыйсы маркетплейсларның берсендә аяк киеме саткан. Алар даими рәвештә машиналарын тротуарда калдырып, бу йортта яшәүчеләргә уңайсызлык тудырган, дигән мәгълүмат бар. Йортта яшәүчеләрнең берсе бу егетне видеога да төшергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100