Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада «ашыгыч ярдәм» машинасы белән авариядә берничә кеше имгәнгән, үлүче бар

news_top_970_100

Мәскәүдә «ашыгыч ярдәм» машинасы юл һәлакәтенә очраган. Биредә берничә кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Авария Нахимов проспектында була. «Ашыгыч ярдәм» машинасына такси бәрелә. 47 яшьлек фельдшер хатынны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар, аның гомере өчен табиблар көрәшә. 34 яшьлек фельдшер ир-ат, 56 яшьлек ир-ат, 19 яшьлек пациент имгәнгән. Аларны да хастаханәгә салганнар.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, «ашыгыч ярдәм» машинасының йөртүче ягыннан көчле бәрелү булган.

Такси машинасының алгы өлеше каты җимерелгән.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, имгәнүчеләр – «ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче, ике табиб һәм авыру ир-ат. Бераз соңрак билгеле булганча, табиб ир-ат хастаханәдә үлгән.

Авария китереп чыгаручы ачыкланган. Ул – такси белән идарә итүче 52 яшьлек ир-ат. Такси урам чатында светофорның кызыл төсенә чыккан.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Московский комсомолец» белешмәсе буенча, 19 яшьлек пациент егеткә инфаркт булган. «Ашыгыч ярдәм» аны хастаханәгә илткәндә авария килеп чыккан. 34 яшьлек фельдшер критик хәлдә хастаханәгә китерелә, һәм аны коткара алмыйлар. 47 яшьлек фельдшер хатын һәм 56 яшьлек йөртүче җитди имгәнгән. 19 яшьлек егет тә хастаханәдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100