news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкала үзәгендә хоккейчы егетне үтереп ташлаганнар

news_top
Башкала үзәгендә хоккейчы егетне үтереп ташлаганнар
Салават Камалетдинов

Мәскәү үзәгендә 23 яшьлек хоккейчы егетне үтергәннәр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

23 яшьлек хоккейчы Роман Дидур узган төндә стриптиз-клубта ял итә, аннары якындагы «Баклажан» кафесына керә. Биредә үк 37 яшьлек бизнесмен Армен Куюмджи гаиләсе белән ял итеп утыра. Ул шушы кафега азык-төлек китерә. Эшмәкәр кафе ябык булуын әйтә. Ләкин хоккейчы егеткә бу сүзләр ошамый, алар талаша башлый.

Аннары ир-атлар сугыша һәм хоккейчы егет кафедан чыгып китә. Бераздан ул дуслары белән кире әйләнеп килә. Алар тагын сугыша башлый.

Якынча белешмә буенча, сугышу вакытында Куюмджи Роман Дидурга пычак кадый. Яра нәкъ йөрәк турысына эләгә һәм спортчы урында ук үлә.

Җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлыйлар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар