news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкала үзәгендә җайдаклы атны ток суккан, ат үлгән, җайдак кызга да эләккән

news_top

Мәскәү үзәгендә җайдаклы атны ток суккан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Зур Дмитровкада Маффин кушаматлы ат һәлак булган. Якынча белешмә буенча, хуҗабикәсе ат өстенә атланып бара. Шул чакта атка ток суга.

«Маффинның хуҗабикәсенә дә эләкте, ләкин ток бик каты булмаган. Хатын-кыз исән-сау», – дигән телеканал чыганагы.

Ат үләксәсе ята торган урынга койма куйганнар. Анда экстрен хезмәтләр эшләгән. Атны ток сугу сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар