Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкала урамында тирән чокырга егылып төшкән хатынны биш көн таба алмыйлар

news_top_970_100

Малайзия башкаласы Куала-Лумпур шәһәрендә тирән чокырга төшеп киткән хатынны 5 көн эзләп тә таба алмыйлар. Урамнан баручы хатын-кыз 8 метр чамасы тирәнлектәге чокырга төшеп юкка чыкканын видеокүзәтү камералары төшереп торган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Виджая Лакшми исемле бу хатын-кызны туфрак ишелгәннән соң барлыкка килгән чокыр «йоткан». 48 яшьлек хатын-кыз тротуардан бара да кисәк кенә юкка чыга.

Башта аның аяк киемен табалар, башкача бер әйбере дә килеп чыкмый.

Видеокадрларда тагын бер куркыныч деталь бар – чокыр янындарак кына урындыкта утыручылар бу капкынга чак кына эләкми кала, диелә хәбәрдә.

Рәсми хезмәткәрләр белешмәсе буенча, агымсулар бик агрессив, аларның минималь тизлеге секундына 1 метрга җитә. Шуңа күрә теориядә бу хатын 24 сәг эчендә 86 километрдан артык ераклыкка китәргә мөмкин.

Виджая Лакшми һәм аның гаиләсе Малайзиядә 2 ай чамасы яши, якшәмбе көнне алар өйләренә кайтып китәргә тиеш булган.

Фаҗига булган сәүдә районында зәркән остаханәләре һәм алтын бизәнү әйберләре сата торган кибетләр күп. Бу районга гадәттә туристлар йөри. Урам дөньяга танылган Петронас небоскребларыннан 10 минутлык юл ераклыгында, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100