15 июль көнне Мәскәүнең аерым районнарында нибары 2 сәгатьтән кимрәк вакыт эчендә 1 айлык явым-төшем нормасы яуган. Бу турыда РЕН ТВ башкаланың шәһәр хуҗалыгы комплексы вәкилләренә сылтама белән хәбәр итте.
Иң күп явым-төшем шәһәрнең төньягында теркәлгән – Төньяк административ округта 85 ммга кадәр яңгыр яуган. Мәскәүнең көнчыгышында – 75 мм, Көньяк-көнчыгыш округта – 66 мм, Төньяк-көнчыгышта – 64 мм тирәсе.
Синоптиклар фаразлавынча, һава торышы начарлану кичкә кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәр урамнарында махсус техника һәм бригадалар эшли – су баскан урыннардан су чыгару, канализация системасының өзлексез эшен тәэмин итү эшләре башкарыла.
Башкала халкына һава шартлары яхшырганчы урамда йөрмәскә, агачлар һәм тотрыксыз корылмалар астында яшеренмәскә, шулай ук автомобильләрне шундый урыннарга куймаска киңәш ителә.
Көчле яңгыр аркасында «Рига» метро станциясенең вестибюле вакытлыча ябылды – шаһитлар сүзләренчә, аны су баскан. Шулай ук «Щелково» белән «Партизанская» арасындагы Арбат-Покровский линия участогында хәрәкәт туктатылган – сәбәбе: юлларга ауган агач.
Табигый гарасат аркасында берничә юл участогында хәрәкәт чикләнде.