news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башка җиргә очыгыз»: Татуировкалы кызны Гарәп Әмирлекләренә кертмәгәннәр

news_top

Санкт-Петербургта яшәүче кызны Дубай аэропорты аша Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кертмәгәннәр. Сәбәбе – турист кызның битендә пирсинг һәм татуировкалар ясалган, ә чәче гадәти булмаган төскә буялган булган. URA.RU хәбәр иткәнчә, аңа аэропорт хезмәткәрләре кыяфәте аркасында илгә керә алмавын әйткән, дип яза «Radio1».

«Безнең илгә мондый кыяфәттә керергә ярамый, кире якка билет алыгыз яки башка җиргә очыгыз», – дип тапшырган кыз аэропорт вәкилләренең сүзләрен.

Турист кыз сөйләгәнчә, аны тикшерү вакытында изоляциядә тотканнар һәм депортациягә кадәр ситуациянең сәбәпләрен аңлатмаганнар. Кыз Африка иленә Дубай аша очасы булган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кертмәгәннән соң, аңа ашыгыч рәвештә маршрутны үзгәртергә туры килгән.

Ул дус кызлары белән бергә Оманга билетлар сатып алган. Биредә алар паспорт контролен җиңел генә узган. Моның алдыннан кыз татуировкаларын грим ярдәмендә яшергән, пирсингын салган һәм хиҗаб кигән. Билгеләп үтелгәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә татуировкаларны яки пирсингны тыючы турыдан-туры законнар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар