Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башка балагызны карамыйм» – Азат Фазлыев дүртенче бала турында уйлана

news_top_970_100
«Башка балагызны карамыйм» – Азат Фазлыев дүртенче бала турында уйлана
"Татар-информ" архивы

Җырчы Азат Фазлыев «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында балалары турында сөйләде.

«Улларым кызны нык яраталар. «Кая, үзем йоклатыйм», – дип алып китәләр. Күп вакыт алар карый, дисәм дә, ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда. Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу – яшерен әйбер түгел. Без аларга бик рәхмәтле Аяз, сеңлесе итеп, сөеп үстерә, ә Ильяска уйнарга кирәк. Аның белән калса, кыз малайга әйләнә. Кызганып тормый, малайларча уйный.

Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса, тагын да күңелле була бит инде, дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты», – дип яратып сөйли җырчы.

Аннары әти белән 14 яшьлек олы улы арасында шундый әңгәмә булган:

– Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?

– Планда бар иде.

– Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм.

Җырчы балалары турында «ТМТВ» каналы видеосында 39.57 минутта сөйли башлый.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100