Республика клиник хастаханәсе табиблары аналыгы үлекләгән хатынны коткарган. Бу турыда «Татмедиа» телеграм-каналында хәбәр итәләр.
35 яшьлек хатын-кыз 1 ай элек ир бала тудыра. Сабый кесарев кисеме ясагач дөньяга килә. Киселгән урын бик авырта, ләкин әни кешене хастаханәдән өенә чыгарып җибәрләр.
Бераздан операция ярасыннан үлек чыга башлый. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән хатынны РКБга китерәләр.
Тикшергәннән соң, табиблар операциядән соңгы җөй генә үлекләмәвен ачыклый.
Бу хатынның аналыгы тулысынча таркалып беткән диярлек – анда некроз була, үлек корсак куышлыгына чыга, бөтен тукымалары зарарлана.
Табиблар аналыкны алып ташларга карар кыла – органны коткарып булмый.
Пациент хатын могҗиза белән генә исән калган. Кызганычка, ул башка бала таба алмаячак, диелә хәбәрдә.