«Башыннан тиресен ертып алганнар». Этләр өзгәләгән хатын аңына килмичә үлгән
64 яшьлек хатын-кызны этләр чирүе талап, кулын сындырган, сеңерләрен өзгән, башыннан скальпын тартып алганнар.

19 майда Самара өлкәсендәге Көньяк шәһәрендә 64 яшьлек Зинаида С. га этләр чирүе һөҗүм итә. 26 майда ул аңына килмичә, хастаханәдә вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Ул үлде, аңына да килмәде. Аны кичәдән бирле комадан чыгарырга маташтылар, ләкин йөрәге чыдамады», — дип сөйләгән Зинаиданың кызы Елена.
Хастаханәгә китергәндә аның хәле бик катлаулы була. Зинаида күп кан югалта, бик каты яраланган була. Аны Пирогов исемендәге хастаханәдә табиблары дарулар белән комага җибәрә, үпкәләрен ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Зинаиданың уң кулы сынган, сеңерләре өзелгән була.
Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Социаль челтәрләрдәге белешмә буенча, Зинадага сукбай этләр түгел, ә дуңгыз фермасында яшәүче этләр һөҗүм итә. Хәзер бу мәгълүматны хокук саклаучылар тикшерә.
Шаһитлар сүзләренчә, коточкыч бу фаҗига иртән-иртүк була. Этләр Зинаидага атлар клубы янында ташлана. Клуб инструкторлары вакытында килеп җитеп кенә, хатын-кызны коткарып кала һәм табибларга тапшыра.
Этләр хатынның бөтен киемен тарткалап бетергән, тәнен өзгәләгән. «Мин йөгереп килгәндә, анда кан эчендә хатын-кыз ята иде. Аны өзгәләп бетергәннәр диярлек. Алар аның башыннан скальпын ертып алган», — дип сөйли бу вакыйганы күргән Лидия.
Лидия сүзләренчә, Көньяк шәһәрендә яшәүчеләр этләрдән зарланып, берничә тапкыр администрациягә мөрәҗәгать иткән. Этләр көн саен биредә йөри, дип яза «Комсомольская правда».
Ләкин бу этләрне агрессив дип атамаучылар да бар икән. «Сукбай этләр күп йөри. Аларга төрле кеше төрлечә карый. Кемдер зарлана, барысын да үтереп бетерергә тели. Мин бу этләрнең кешегә өргәнен дә күргәнем юк менә, Чип куелганнарын да күргәнем юк», — ди биредә яшәүче Вячеслав С.