Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башында түбәтәй, кулында өчпочмак: Данис Зарипов «Матч Звёзд» уенында

Аның образын «Капитан Татарстан» дип атаганнар.

news_top_970_100
Башында түбәтәй, кулында өчпочмак: Данис Зарипов «Матч Звёзд» уенында
ХК "АК Барс"

«Матч Звёзд» 2019 елда Казан шәһәрендә узса, быел исә аны Мәскәүдә үткәрергә булдылар. «Ак Барс» клубыннан Данис Зарипов, Кристиан Хенкель һәм Тимур Биләлов катнаша. Хоккейчыларның барысы да Харламов дивизионына карый. Дивизионның тренеры булып Дмитрий Квартальнов, ә капитаны булып Данис Зарипов сайланды.

«Матч Звёзд» турнирын «хоккей яллары» дип тә йөртәләр, чөнки әлеге уеннар спортчылар ягыннан җанатарлар өчен оештырыла. Хоккейчылар уенда булган сынауларга кызыклы яктан килеп, үзләренең дивизионына баллар җыялар. Кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер бөтенләй шигырь сөйләү сәләтен күрсәтә. Оештыручылар хоккейчыларны бар яктан да ачырга тырыша.

Быел, мәсәлән, Данис Зариповның башына түбәтәй кигезеп, республикабызның флагы төшкән мантия ябып, кулына олы өчпочмак тоттырып бастырганнар.

КХЛның рәсми сайтында урнаштырылган видеодан дивизионның хоккейчылары буллитлар керткән вакытта, безнең капитаныбыз аларны рухландырып торганы аңлашыла. Шунысы кызык: барлык буллитлар да «Харламов» уенчылары тарафыннан танылган «Туган Як» җырына башкарыла.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100