Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башына менеп сикерә». Башкортстанда өч бала анасын кыйнап үтергән ирен хөкем иттеләр

Ир хатынын идәнгә сөйрәп төшереп, типкәли һәм хатын дүрт ай комада ятканнан соң, вафат була.

news_top_970_100

Башкортстанның Салават районара суды Вадим Латыйповка карата хөкем карары чыгарды. Ул бергә яши торган хатынын, өч бала анасын үтерүдә гаепле дип табылды. Бу турыда судның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Беренче каналдагы «Мужское/Женское» тапшыруында да әлеге коточкыч җинаять турында фикер алышу булды. Программага мәрхүмә хатынның әнисе, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үзе, фаҗиганең ике шаһиты килгән иде. 

2019 елның октябрендә Чиләбедә яшәүче хатын Башкортстандагы бер авылга бергә яши торган ире янына килә. Алар табын корып утыралар. 

Мәрхүмәнең әнисе сүзләренчә, аның кызын өч кеше: мәрхүмә белән бергә яшәгән ир-ат, табында булган тагын ике хатын — бергәләп кыйнаган. Имгәнгән хатын дүрт ай комада ята. 2020 елның гыйнварында ул хастаханәдә вафат була. Аның өч баласы ятим калды. Балаларга 6, 9 һәм 11 яшь, хәзер алар әбиләрендә яши. 

Кайгыга баткан хатын Беренче каналга гаделлек эзләп килгән. Ул кызын үтерүчеләрнең җәзага тартылуын таләп итә.

Суд белешмәсе буенча, Латыйпов исерек килеш 32 яшьлек А.Галәева белән талаша. Шул вакытта ул хатынны диваннан идәнгә алып ташлый. Аннары бар көченә куллары белән суга, аяклары белән типкәли. 

Әлеге җинаять вакытында бу йортта булган ике хатын да телетапшыруга килгән. Алар идәндә яткан хатынның башына ире сикергән тавышка уянуларын әйтә.

«Латыйпов Галәеваның сәламәтлегенә белә торып зур зыян китерүдә һәм шуннан аның үлеп китүендә гаепле дип табылды. Суд аны 8 ел 6 айга каты режимлы колониягә хөкем итте. Моннан тыш, суд мәрхүмәнең вәкиле таләпләрен дә үтәде: хөкем ителүчедән мәрхүмәнең анасы хисабына миллион сум компенсация түләтелә», — дип аңлатканнар Салават районара судының матбугат хезмәтендә.

«Башын аягы белән таптады»: Вәхшиләрчә кыйналган өч бала анасы Айгөл үлгән, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100