news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башына өч метрлы тимер таяк кергән ир исән калган

Тимер штырь икенче каттан төшеп, ирнең башын тишеп, миенә 20 см тирәнлеккә үтеп кергән.

news_top
Башына өч метрлы тимер таяк кергән ир исән калган
Кытайда башына тимер таяк кергән ир-ат исән калган. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.

Бу ир-ат төзелештә башына каска кимичә эшләгән. Аны чын мәгънәсендә бәхетле кеше дияргә мөмкин. Чөнки бу ирнең өстенә икенче каттан өч метр озынлыктагы тимер таяк төшкән һәм ул, бәхеткә, исән калган.

Штырь ирнең баш сөяген тишеп, баш миенә 20 см тирәнлеккә үтеп кергән. 

Табиблар өч сәгать операция ясап, бу кешене коткарып калган. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек, бер атнадан ул өенә китәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар