Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башын — урманга, гәүдәсен — пакетка». Мәрхүм ир-атны кайчы белән кадап үтергәннәр

50 яшьлек хатын танышын үтерә, мәетне тураклап, пакетларга тутыра.

news_top_970_100
«Башын — урманга, гәүдәсен — пакетка». Мәрхүм ир-атны кайчы белән кадап үтергәннәр
pixabay.com

Владивосток шәһәрендә торак йорт подъездында целлофан пакетка салынган ир-ат мәете табылган. Ул кисәкләргә бүлгәләнгән булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

59 яшьлек ир-ат мәетен башта кайчы белән кадап тишкәләгәннәр, аннары башын һәм аяк-кулларын тимер пычкысы белән кисеп алганнар. Аннары мәет кисәкләрен чүп-чар пакетына тутырганнар. Мәетнең башын якындагы урманга илтеп ыргытканнар.

Ир-атка пычак белән дә кадаганнар. Әлеге коточкыч җинаятьтә шикләнеп моңа кадәр хөкем ителмәгән 50 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, ир-ат белән хатын-кыз өйдә табын корып утыра. Аннары алар талаша башлый. Якынча белешмә буенча, бу ир-атны кайчы белән дә кадап үтергәннәр. Аннары исерек хатын айный һәм мәетне яшерергә маташа. Ул ир-ат гәүдәсен кискәләргә бүлгәли, чүп-чар пакетына салып, ит кебек чыгарып ташламакчы була.

Фатирда кан таплары, тимер пычкысы табыла. Бер почмакта канга баткан кайчы да була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100