«Башта юньләп сөйләшмиләр дә иде»: ирем иң якын дус кызым белән хыянәт итте
Әле өч ай элек кенә мин дөньядагы иң бәхетле хатын-кыз идем. Гомумән, миңа һәрвакыт ничектер уңыш елмайды һәм гел-гел шулай булыр дип ышанып яшәдем.
Әти-әнием артык бай яшәмәде, әмма мин беркайчан да бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәдем. Уенчыкларым бик күп булды, гел матур киемнәр кидем, диңгезгә ял итәргә йөрдек. Мәктәптә дә класстагы иң матур кыз булып саналдым. Класстагы икенче чибәркәй минем дус кызым иде, аның белән мәктәпне бетергәннән соң да дус булдык, икебез дә бер үк уку йортына укырга кердек.
Дус кызым һәрчак янәшә булды. Мин аны әниемнән кала иң якын кешем дип санап йөрдем. Гел бергә булдык. Иң яшерен серләремне дә аның белән уртаклаштым, аның белән бик якын булдык. Үз рәхәтебезгә яшәдек. Аннары эшли башладык.
Ә соңыннан мин аны очраттым… Бу дус кызым белән безнең уртак танышларда узган гадәти бер бәйрәмдә иде. Ул егет үзе минем янга килеп сүз катты, аралашып киттек. Ул вакытта миңа 29 яшь иде инде, әмма кияүгә чыгу уйда да юк иде әле. Әмма бу егет мине үзенә каратты. Беренче күрүгә үк аңа кияүгә чыгасым килде.
Ис китәрлек чибәр егет тә түгел… Гади генә кыяфәтле, кечерәк кенә буйлы. Әмма аннан көч һәм үз-үзенә ышаныч бөркелеп тора иде. Аның янында буласы килә.
Башымны югалтып гашыйк булдым. Ә ул миңа гашыйк булды.
Зурдан кубып туй уздырдык, ә шаһит, әлбәттә, минем иң якын дустым булды. Хәер, булачак ирем аңа башта ошамаган иде, дус кызым да егетемне ошатмады. Ул безгә килгән вакытларда ирем гел борынын салындырып, ник аның белән аралашасың дип әйтә иде. Алар юньләп сөйләшмәде дә, үчекләшеп кенә алалар да бетте.
Әмма ул апам урынына күргән иң якын дус кызым булгач, егетем өчен аны тормышымнан сызып ташларга теләмәдем һәм булдыра да алмадым. Шуңа күрә мин аралашуымны дәвам иттем, әмма өйгә алып кайтмадым, кафеларда очрашып сөйләшә идек.
Ирем белән яхшы яшәдек. Аның өйләргә вентиялция кую белән бәйле үз бизнесы бар иде, оешмасы бик зур булмаса да, шактый иркен яшәрлек. Ул үзенә зур, миңа кечерәк машина сатып алды. Бергәләп Европага сәяхәткә йөрдек. Берсендә дус кызым да үзенең егете белән безгә ияреп барды. Минем ирем белән әйткәләшеп-тарткалашып йөрмәделәр — чөнки инде чит ир дә бар иде, икесе дә нәрсә әйтергә икәнен чамалап сөйләштеләр.
Өч ел бергә яшәгәннән соң мин балага уздым. Бу — бик көтеп алынган бала иде.
Бала тудыру йортыннан ирем улым белән мине чын каретада каршы алды.
Озакка сузып тормадым, ел ярымнан соң тагын бәби алып кайттым. Бу юлы кыз иде. Иремнең бәхете чиктән ашты, миңа бриллиант кашлы йөзек бүләк итте.
Шулай без зур гаилә булып яши башладык. Ике кечкенә бала белән җиңел түгел, әмма мин няня ялламадым. Өстәвенә, әнием дә бик ярдәм итте.
Иптәш кызым гына безгә килгән чакларында миңа «ямьсезләнгәнсең» дип «комплиментлар» әйтә иде. Ишеткәндә үпкәләсәм дә, бераздан соң «миңа яхшы булсын өчен әйтә» дип уйларга тырыша идем. Килештем — кызым туганнан соң мин тазардым, ябыгып булмый, чөнки баламны имезәм. Чәчләрем дә коела, матур күлмәкләремне дә кими башладым, чөнки аларга сыймый идем инде. Ә яңаларын алырга, үз-үземне карарга вакыт булмады. Балаларны урамга алып чыкканда джинс чалбар һәм толстовка кию күпкә уңайлырак булуы белән һәр әни килешер.
Иремнең эшләре тагын да гөрләп бара, зур заказы барлыкка килде. Һәм ул иртәдән төнгә кадәр эштә иде, хәтта ялларда да бушамады. Әмма гел шалтыратып, безнең хәлләрне белешеп торды.
Бервакыт белдерү буенча улыма бер шәп куртка таптым, аны Америкадан кайтарганнар иде. Әнинең балаларны карап торуын сорадым да, үзем теге куртканы алырга шәһәрнең икенче очына киттем. Тиз булды, бөкеләр дә юк иде. Шунда бераз паркта йөреп алырга, берәр җирдә кофе эчәргә уйладым. Ул көзге көн шундый матур иде. Хәзер дә күз алдымда: тар гына сукмактан паркның аулак почмагына килеп чыктым, аяк астында алтын кебек сары яфраклар кыштырдый… Күптән болай йөргәнем юк иде!
Шунда ерактарак бер парны күреп алдым. Ир-ат һәм хатын-кыз кочаклашып бара иде. Ашыкмый гына атлыйлар, әйтерсең дөньяда алар гына…
Әмма шунда минем өстемә салкын су койгандай булды. Мин аларны таныдым. Бу — минем ирем һәм ул дус кызымны назлап кочкан иде. Күз алларым караңгыланды, йөрәгем еш-еш тибә башлады. Бер мизгелдә аларга ташланасым килде, ләкин мин ни өчендер агач артына постым. Алар, мине күрмичә, янымнан үтеп киттеләр.
Өйгә ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим. Өйдә үкси-үкси еладым, куркып калган әни нәрсә булуын сорашты. Мин барысын да сөйләдем. Ә үзем иремнең кайтуын көттем, аны өзгәләп ташлыйсым килде.
Әни ир-атларда мондый хәл була дип сөйләде, хәтта минем әтинең дә читтә хатын-кызлары булган… Әмма ул гаиләне саклап кала алган, чөнки дус кызының киңәшен истә тоткан. «Әгәр урамда иреңне башка хатын-кыз белән күрсәң, юлның икенче ягына чык. Бәласеннән баш-аяк», - дип әйткән булган аңа дусты.
Әни сөйли, ә минем кыюлыгым кимегәннән кими бар, гәрчә бик авыр булса да, гарьләнсәм дә…
Ирем кайткач, аны гадәттәгечә каршы алдым. Көннең ничек узуы турында кызыксындым. Ул бик арыдым һәм йокы килә дип җавап бирде.
…Теге хәерсез көннән бирле элекке тормыш юк инде. Читтән караганда шулай ук кебек. Әмма ирем безнең белән яшәми сыман. Мин аны матур күлмәк киеп каршыларга тырышам, тик ул миңа игътибар да итми. Бары тик балаларны күргәч кенә аңа җан кереп китә.
Интим тормыш турында әйтеп тә тормыйм инде… Мин аңа ошамаганымны сизәм.
Аның дус кызым белән очрашканын беләм. Очрашу гына да түгел, бәлки ул аңа гашыйктыр да инде. Апам урынына күргән кеше ничек минем тормышны шулай җимерә алды икән?
Яраткан ике кешем миңа хыянәт итте.
Авыр. Тәмугта яшәгән кебек яшим. Берни дә булмаган кебек кыланып яшәүдән арыдым. Ирем белән сөйләшеп, барысын да аңлашырга, хәл итәргә кирәклеген аңлыйм. Тик бу сөйләшүдән куркам. Ирем яңа мәхәббәте янына китәр дип куркам. Бу кырмыска оясына таяк тыгып туздырган кебек була бит. Ә минем аны югалтасым килми. Һәм үзе бу турыда сүз башлар дип тә куркам.
Ә дус кызым бик сирәк шалтырата. Берсендә аңа үзем шалтыраттым, минем белән ничек сөйләшүен тыңлавы кызык иде миңа. Әмма ул бирешмәде. Хәзер минем иремнең тәненә, бәлки инде җанына да ия булуы турында берни дә сиздермәде. Ә менә мин көч-хәлгә түзеп тордым.
Ә бәлки барысын да ничек бар шулай калдырыргадыр? Ирем бераз йөрер дә, барысы да үз урынына кайтыр. Әни дөрес әйтәдер.
Ахырга кадәр түзсәм түзәм, әмма иң якын дустыма иремне бирмәячәкмен. Мине юләр дип атасалар атасыннар, әмма барысын да белүем турында дәшмәячәкмен. Мин әлегә шулай уйлыйм.
Исемемне язмыйм, билгеле.