Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Башта бәби тап, бәбидән соң кеше матурлана, әллә нинди процедураларга йөрмә". Гөлсирин Абдуллинаның реклама куюын ошатмаганнар

"Башта бәби тап, бәбидән соң кеше матурлана, әллә нинди процедураларга йөрмә". Гөлсирин Абдуллинаның реклама куюын ошатмаганнар

news_top_970_100
"Башта бәби тап, бәбидән соң кеше матурлана, әллә нинди процедураларга йөрмә". Гөлсирин Абдуллинаның реклама куюын ошатмаганнар
Гөлсирин Абдуллина хиҗама ясатуы турында сөйләгән. Моңарчы бу процедурадан куркуын, әйткән. Җырчы әйтүенчә, барысы да әйбәт булган. 

Ул тәгаен бер салон хакында язып, "...куркуымны бетерде. Шундый рәхәт булып китте процедурадан соң! Аааах!" - дип язган һәм тагын барачагын әйткән.

Укучылары исә рекламаны ошатмаган.

"Аны бит айга бер генә баралар. Икенчедән, син бит әле яшь, күрем күрәсең".
"Бик дөрес язалар, яшьләргә кирәкми ул. Мин дә булдым, җиңеллек сиздем һәм бетте. Башыма куйдырдым, авыртуы бетмәде. Кемнең каны куе һәм гемоглобины югары, менопауза вакытында ярый".
"Син бик ябык, гомоглобиның түбән булса, ярамый, ябыктырыа ул. Син болай да курчак кебек".
"Артистлар реклама белән килеп чыгалар, аларның битләренә кереп тә тормыйбыз, биздерәләр үзләреннән".
"Гөлсирин, кемнән-кемнән, синнән мондый мәгънәсез реклама көтмәгән идем, бөтенләй рейтингны төшердең бит".
"Җырчыларны караучылар күп була дип, сездән сорыйлардыр инде. Алай да, һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә теиш. Сеңлем, алар рекламасы белән вакланма. Тамашачыларны үзегездән биздермә. Безгә сез җырчы буларак кирәк, ташла рекламаны".
"Уф, син дә реклама эшләргә башладың. Ну баргансың, нигә язарга? Шул рекламадан соң күңел сездән кайта". 
"Сиңа нинди хиҗама ди әле, балакаем?"
"Башта бәби тап, бәбидән соң кеше матурлана, әллә нинди процедураларга йөрмә".
"Бара күрмәгез, абыемны шуннан соң инсульт бәрде!"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100