news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башпотребсоюз җитәкчесе мотоциклда авариягә очраган һәм берничә көннән үлгән

40 яшьлек Фидан Исмәгыйлев мотоциклда барган килеш «Хендай» машинасына бәрелә.

news_top
Башпотребсоюз җитәкчесе мотоциклда авариягә очраган һәм берничә көннән үлгән

6 августта иртә белән Башпотребсоюз җитәкчесе Фидан Исмәгыйлев вафат булган. Бу турыда «Башинформ» оешмага сылтама белән хәбәр итте.

Фидан Исмәгыйлев 28 июльдә юл һәлакәтенә очраган. Якынча белешмә буенча, Нугай авылында «Хендай» машинасы һәм «Хонда» мотоциклы бәрелешә. «Хендай» белән Сибайда яшәүче 59 яшьлек ир-ат идарә итә. «Хонда» мотоциклында 40 яшьлек Фидан Исмәгыйлев була. Мотоциклчы җитди имгәнә, аны хастаханәгә озаталар. Фидан Исмәгыйлев тирән комага китә, табиблар тырышса да, аның гомерен саклап кала алмый. Фидан Исмәгыйлев аңына килмичә, вафат була.

Мәрхүмнең хатыны һәм өч баласы ятим калды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар