Башпотребсоюз җитәкчесе мотоциклда авариягә очраган һәм берничә көннән үлгән
40 яшьлек Фидан Исмәгыйлев мотоциклда барган килеш «Хендай» машинасына бәрелә.
6 августта иртә белән Башпотребсоюз җитәкчесе Фидан Исмәгыйлев вафат булган. Бу турыда «Башинформ» оешмага сылтама белән хәбәр итте.
Фидан Исмәгыйлев 28 июльдә юл һәлакәтенә очраган. Якынча белешмә буенча, Нугай авылында «Хендай» машинасы һәм «Хонда» мотоциклы бәрелешә. «Хендай» белән Сибайда яшәүче 59 яшьлек ир-ат идарә итә. «Хонда» мотоциклында 40 яшьлек Фидан Исмәгыйлев була. Мотоциклчы җитди имгәнә, аны хастаханәгә озаталар. Фидан Исмәгыйлев тирән комага китә, табиблар тырышса да, аның гомерен саклап кала алмый. Фидан Исмәгыйлев аңына килмичә, вафат була.
Мәрхүмнең хатыны һәм өч баласы ятим калды, диелә хәбәрдә.