Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башлангыч сыйныф укытучысы уку дәресенә балта күтәреп килгән

Ул икенче сыйныфларга әкияттәге кебек итеп, «балтадан ботка пешереп» күрсәтмәкче булган.

news_top_970_100
Башлангыч сыйныф укытучысы уку дәресенә балта күтәреп килгән
https://pixabay.com

Сахалинда икенче сыйныф укытучысы мәктәпкә балта алып килгән. Имеш, бу — «күрсәтмә материал» Хәзер әлеге вакыйганы прокуратура һәм төбәктәге Мәгариф министрлыгы вәкилләре тикшерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Вакыйга 25 сентябрьдә Оха шәһәрендәге 1 номерлы мәктәптә уку дәресе вакытында була. Укытучы балаларга әкияттәге солдатның балтадан аш пешерүен күрсәтергә җыена. Ләкин «бөтенләй башка ботка килеп чыга». 

Дәрестән соң берничә сәгать узгач ук, мессенджерларның берсендәге гомуми чатта дәгъва барлыкка килә. Имеш, бер баланың әнисе укытучыдан зарланып яза. Ул «укытучы салкын корал белән балама янады», — ди. Шушы язмадан соң әлеге вакыйга җәмәгатьчелеккә билгеле була.

Соңрак «чатта дәгъва белдергәннәр» дигән сүзләрнең ялган булуы ачыклана. Бер баланың да әти-әнисе дәгъва белдермәгән, укучылар да укытучыга ачу тотмый. Мәгариф министрлыгы исә барыбер эчке тикшерү башлаган, чөнки мондый «әсбап»ны мәктәпкә алып килү тыела.

Прокуратура да уку йортында мәгариф һәм балаларның иминлеге турында законнар үтәлүдә шикләнеп, тикшерү оештырган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100