Башлангыч сыйныф баласының башына ручканың бер өлеше кадалып калган
Җиденче сыйныф укучысы беренче сыйныф укучысы белән сугышкан.
РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, Зеленоградта инглиз теле дәресе вакытында 11 яшьлек малай 8 яшьлек малай белән талашкан. Җәнҗал вакытында зуррак малай кечерәгенең башына ручка белән суккан.
Баланы "ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә илткәннәр. Имгәнгән баланың башында уң як өлешендә чит әйбер булуы ачыкланган.