Башкортстанның Югары суды рәисе Земфира Латыйпова үлгән
66 яшьлек Земфира Латыйпова бер ай чамасы авыру белән көрәшкән.
24 ноябрьгә каршы төндә Уфада Башкортстанның Югары суды рәисе Земфира Латыйпова вафат булган. Аңа 66 яшь иде. Бу турыда судларның берләшкән матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, Земфира Латыйпова коронавирус фонында сәламәтлеге начарланудан үлгән. Ул бер ай чамасы авыру белән көрәшкән.
Земфира Латыйпова Башкортстан Югары суды рәисе булып 2019 елның апреленнән эшли.