Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкортстанның төньяк-көнбатышын Татарстанга кушсалар, дөресрәк булыр иде»

Тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарлар турындагы фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
«Башкортстанның төньяк-көнбатышын Татарстанга кушсалар, дөресрәк булыр иде»
Рамил Гали

Башкортстан мәсьәләсе белән миңа аспирант вакыттан ук шөгыльләнергә туры килде. Диссертациямнең темасы «Татарларның 18-19 гасырдагы демографиясе» иде. Мин Урал буендагы татар белән башкортны ничек аерырга икәнен өйрәндем, чыганаклар белән эшләдем. 

Шул вакытта ук ревизские сказкины, Россиядәге халыкны исәпкә алуларны тәнкыйди күздән кичерергә кирәк икәнен аңладым. Анда күп мәгълүмат сословие нигезендә эшләнгән. Башкорт дигәнне күргәч тә аны этник башкорт дип уйламаска кирәген, аның эчендә күп татарлар булуын мин шул заманнан аңладым. Ул турыда күп язмалар яздым. Шул вакыттан бирле ситуация үзгәрмәде. 

Башкорт милләтчеләре: «Безнең бабайлар башкорт булган, Минзәләгә кадәр башкорт булганбыз», — дигәнне гел өстерәп чыгара. Ләкин аның төбенә төшеп караганда шул аңлашыла: башкортлык — ул сословие. Аның нигезендә урта гасырларда ук яшәгән борынгы төркемнәр бар, ләкин элгәре заманда алар башкорт булмаганнар, башка халык булганнар. Мәсәлән, кыпчаклар, Пермь ягында иштәкләр килеп чыга анда. Моны еш кына исәпкә алып бетермиләр.

Барда районы халкына 16нчы гасырда ислам бөтенләй сеңеп бетмәгән була, документларда мәҗүсилек тә күренә. Ул аларның угор халкы белән бәйле булуын дәлилли. Татарларның тарихи чыганакларында да шул күренә. Аксак Тимер килгәч, Биләрдән көнчыгышка китә һәм: «Теге якта мәҗүсиләр бар, аларны исламга күчерергә кирәк», — дигән сүзләр әйтә. Урал буйларында һәм көнбатыш Себердә халык исламны үзәк районнарга караганда соңрак үзләштергән. Себер татарлары да 16нчы гасырда гына ислам күчә. 

Ул зур бер зона, моның тарихи аңлатмасы да бар — анда төркиләр белән бәйле булмаган башка төркемнәр дә яшәгән. Алар соңыннан гына татар, башкорт эченә кереп киткәннәр. Болар — угор халыклары. 

19нчы гасырда Башгардия дигән төшенчә булган. Ләкин төрки телләрдә беренче хәреф алышынырга мөмкин, шуңа күрә аны Машгардия дип аңларга була. Венгрларның атамалары «машгарлар», «мадьярлар» дигәнне аңлата. Димәк, ул угор халыклары төркемнәре дигән сүз. Алар әле 14нче гасырда гына ассимиляция кичергәннәр. Башкортларга әйләнгәнче озак кына дәвер төркиләр белән аралашып яшәгәннәр. 

Шуңа күрә Башкортстан, башкорт дигән төшенчәне караганда анда Урал буйларында кыпчаклар да булганын аңларга тиешбез. Кыпчаклар анда 11нче гасырдан ук яшәгәннәр. Алтай төркиләре монголлар белән килгән. Шуларның һәм җирле угорларның катнашмасы нигезендә әкренләп татарлар һәм башкортлар формалашкан. Чынлыкта башкортларның формалашуы 17нче гасырда гына төгәлләнгән. Башкортстан татары Раил Кузеев үзенең хезмәтендә моны язган иде. 

Башкорт галимнәре моны танымыйлар, үзләренең тамырларын Ибн Фадлан заманыннан ук эзлиләр. Ә Ибн Фадлан заманындагы башкортлар ул чынлыкта угорлар инде, алар төрки түгелләр. 

Минемчә, татар-башкорт мөнәсәбәте электән килгәндер һәм ул тиз генә төгәлләнмәс. Башкортстанның хәзер төньяк-көнбатышы өчен бара торган көрәш озакка сузылыр. Безгә монда татар позициясен якларга кирәк. Чөнки татар телле төркемнәр Башкортстанда ким дигәндә 1,5 миллион кеше. Аның бер өлеше башкорт дип язылган, күпчелеге татар. Аларны бер-берсеннән аерып булмый, катнашып беткәннәр. Тән инде бер, баш кына ике якка караган. 

Башкортстан республикасы оешкан вакытта ук ул турыда күп бәхәсләр булган. Бирск, Бәләбәй якларын кайсы якка кушарга дип, хәтта референдум үткәрелергә тиеш булган. Сталинның карары белән ул референдум үткәрелмичә калган. 

Башкорт лидерлары, мәсәлән, Әхмәтзәки Вәлиди дә ул вакытта Башкортстанның төньяк-көнбатышын Татарстанга кушу яклы булган. Башкортстанны хәзер башкортлар яшәгән территория итеп күз алдына китергәннәр. Шул вакытта татар төркемнәрен Татарстанга кушкан булсалар, дөресрәк булыр иде. Тарихи яктан да, башка мәсьәләләрдә дә. 

Бу әйберләр хәзер башкортлар өчен дә, татарлар өчен дә проблема булып чыкты. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100