Башкортстанның Сибай шәһәрендә экологик бәла: халык тын ала алмый
2018 елның ноябрь аеннан бирле Башкортстанның Сибай шәһәрендә яшәүчеләр әшәке исле төтеннән интегә. ТАСС хәбәр иткәнчә, бүген биредә яшәүчеләргә 7,2 мең маска таратканнар.
Әшәке төтеннең барлыкка килүе ябык карьердагы бакыр-колчедан рудасының януы белән бәйле. Бу карьер заманында җирле комбинат милке булган, ләкин инде 10 ел кулланылмаган.
- Сибай карьеры тирәнлеге буенча дөньяда икенче урында тора.
Хәзерге вакытта карьерны су һәм ләм белән күмәләр.
Сибайда яшәүчеләр тын кысылудан һәм йөткерүдән интегә. Халыкка медицина маскалары һәм активлашкан күмер таратыла.
Башкортстан башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров Сибай хакимиятенең сүлпән реакциясеннән канәгать түгел. "Халыкка вакытында кирәкле мәгълүмат җиткерелмәгән, карьерны күмү әкрен бара", - ди ул. Хәбиров Сибай башлыгы Рөстәм Афзаловка инстаграмда кисәтү дә ясады. "Бу хәлгә карап сезнең эшегез һәм кешелеклелегез турында нәтиҗә ясалачак", - дип язган Хәбиров.
18 гыйнвар көнне экологлар Сибайда һавада күкертнең яңадан кискен артуын теркәгәннәр. Ул нормадан 3,8 тапкырга артык. Мәктәпләргә урамда чаралар уздырмаска, балалар бакчаларына балаларны урамга чыгармаска кушылган. Башкортстанда Җинаять кодексының 251 маддәсенең 1нче статьясы буенча җинаять эше ачылган.
Хәбиров Сибайда һава пычрану проблемасын 1 февральгә хәл итәргә кушкан.
Радий Хәбиров Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән сөйләшеп, Сибайдан 500 баланы Кырым санаторийларына "саф һава сулар өчен" җибәргән. Бу, беренче чиратта, аллергиклар, авырулар, төтеннән зыян күргән балалар. Социаль челтәрләрдә "Кырымга түрәләр балалары гына эләккән", - дигән хәбәрләр тарала. Радий Хәбиров бу гөзерләрне күргән һәм бу хакта инстаграмында пост куйган - ул халыкның ышанычын яулауның мөһимлеге турында язган. Ул Сибай башлыгы Рөстәм Авзаловны бу хәбәрләр өчен җавап тоттырачагын әйткән. "Кешеләр властька ышанмый һәм бу безнең команда өчен тагын бер стимул. Түрәләрне үз эшләрен намуслы башкарырга өйрәтә алу белән Башкортстанның һәм анда яшәүчеләрнең киләчәге бәйле", - дип язган Хәбиров.
Күкертле газның зыяны нидә?
Күкертле газның төсе юк, әмма аның исе бик әшәке. Шырпы сызгач чыккан ис шул газ исе инде ул. Зур концентрацияләрдә әлеге газ зыянлы. Ул тамакка утыра, томау барлыкка китерә, аллергия китереп чыгарырга мөмкин.