Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның кайсы районында сыер, сарык һәм ат асраучылар күбрәк?

Беренче урынны Стәрлетамак районы алган.

news_top_970_100
Башкортстанның кайсы районында сыер, сарык һәм ат асраучылар күбрәк?
Рамил Гали

Башкортстан хакимияте шәхси хуҗалыкта терлек күп тота торган районнарны атады. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2021 елда Башкортстанның шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш саны иң күбе Стәрлетамак районында булуы ачыкланган. Ветеринария идарәсе белешмәсе буенча, биредә 36812 баш сыер теркәлгән. 

Икенче урында Илеш районы — биредә 33140 баш мөгезле эре терлек асрыйлар.

Өченче урында Чакмагыш районы — биредә 31900 баш.

Ветеринария станцияләре белешмәсе буенча, мөгезле вак терлек (сарыклар һәм тәкәләр) иң күбе Зианчура районында — биредә аларның баш саны 58376. Икенче урында Әбҗәлил районы — биредә 29832 баш, өченче урында Баймак районы — биредә 26732 баш.

Ат асраучылар саны буенча беренче урында Баймак районы — биредә 12448 баш ат асрыйлар. Икенче урында Әбҗәлил районы — биредә 7760 баш ат, өченче урында Учалы районы — биредә яшәүчеләр 5675 баш ат тота, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100