Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның көньягындагы мэрлар җыелышып клип төшергән - видео

«Татарстаннан көнләшеп карауларын сизәбез», - дип җырлый алар.

news_top_970_100

Башкортстан шәһәрләренең биш мэры бергәләшеп клип төшергән. Роликта алар үзләренең казанышлары турында сөйли.

Башкортстанның көньягында эшләүче берничә район башлыгы рэп укып, ролик ясаган. Баштагы кадрларда «Команда Юга РБ» дигән язу чыга. «Кемнең РБның Төньягы яки Көнбатышы турында ишеткәне бар? Ә Көньяк турында бөтен кеше белә», — диләр.

«РБның Көньягы — уңышлы республика, текә шәһәрләр, бу гаилә. Безнең союз Мәскәүдән дә яктырак балкыр», — дип җырлый алар.

Клипта Эстәрлетамак, Салават, Ишембай, Аургазы, Эстәрлебаш районнарын мактыйлар.

«Татарстаннан көнләшеп карауларын сизәбез», «Нефтекама кырыйда тыныч кына торып торсын» диләр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров клипны социаль челтәрләрдә куйган. Ул җитәкчеләрне мактаган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100