Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның халык артисты, республикада танылган алып баручы вафат булган

Башкортстанның халык артисты Валерий Гриньковка 71 яшь иде.

news_top_970_100
Башкортстанның халык артисты, республикада танылган алып баручы вафат булган
https://www.bashinform.ru

Уфада 71 яшендә Башкортстанның халык артисты Валерий Гриньков вафат булган. Аны 10 мартта соңгы юлга озаталар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Валерий Данилович Гриньков 1949 елда Свердловск шәһәрендә туган. Свердловск театр училищесын тәмамлаган. Талды-Курган, Рубцовск, Семипалатинск театрларында эшләгән. 1989 елда Башкорстан рус драма театрына эшкә урнашкан.

Уфа сәхнәсендә утыз ел хезмәт итү дәверендә алтмыштан артык роль башкарган. Озак еллар дәвамында республика радио һәм телевиденисендә популяр алып баручы булган. Туган як табигатенә, кулинариягә, мәдәнияткә багышланган проектларда эшләгән. Берничә кинода төшкән.

2004 елда аңа Башкортстанның атказанган артисты, 2014 елда Башкортстанның халык артисты исем бирелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100