news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның Хәйбулла районында урманга ут төрткән ир-атны тоткарлаганнар

Башкортстанда 26 урында табигый янгыннар дәвам итә.

news_top
Башкортстанның Хәйбулла районында урманга ут төрткән ир-атны тоткарлаганнар
batash

Башкорстанның Хәйбулла районында урманга ут төрткән Рәфис Суринны тоткарлаганнар.

Ул үзенең машинасында Акташ авылы янындагы урман янына килгән. Янучан сыеклык алган һәм биш урында агачларны яндырып җибәргән. Агачлар янып китә. Әгәр авылда яшәүчеләр тотып алмаса, ир-ат агачларны яндыруын дәвам да иткән булыр иде.

Ир-атны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Ә шул арада ут Хәйбулла һәм Бөрҗән районындагы урманнарын камап алган. Шушы ике район калганнарга караганда күбрәк зыян күргән.

Рәфис Сурин металлургия компаниясендә эшли һәм ул ФССПга әҗәтле кеше. Аңа карата җинаять эше ачу турында мәсьәлә карала.

Башкортстанда 26 урында табигый янгыннар дәвам итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар