news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның Балтач районында югалган ир-атның тракторын елга төбеннән тапканнар

24 яшьлек егет тракторга утырып чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

news_top
Башкортстанның Балтач районында югалган ир-атның тракторын елга төбеннән тапканнар
gkchs.bashkortostan.ru

13 апрельдә Башкортстанның Балтач районында урнашкан Түбән Һикеяз авылында яшәүче 24 яшьлек егет тракторга утыра һәм билгесез юнәлештә китеп бара. Аның югалуы турында 14 апрельдә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына хәбәр итәләр. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Ир-атны эзләү эшләре барышында трактор тәгәрмәче эзләре күреп алалар. Эзләр Йок елгасына таба алып бара. Шунда су төбендә 4 метр тирәнлектә трактор булуы ачыклана. 

Трактор табылган көнне су биеклеге бик зур булу сәбәпле, водолазлар эшли алмый. 

16 апрельдә тракторны судан чыгаралар, ләкин югалган ир-ат анда булмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар