Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның Балтач районында бүреләр тананы ботарлаган

Аучылар берничә бүрене атып үтергән.

news_top_970_100
Башкортстанның Балтач районында бүреләр тананы ботарлаган

Башкортстанның Балтач районында «Дильмиев индивидуаль предприятиесе» Иске Уразай сөтчелек фермасы утарында бер тананы бүре еккан, дип хәбәр итә «Балтач таңнары» газетасы.

Көз айлары ахырында «Россия» җәмгыяте директоры урынбасары Ренат Гарипов Иске Тимкә сөтчелек фермасы утарына килгән ике бүрене автомашина белән куып җибәргәне турында сөйләп торган иде, дип яза журналистлар Дамир Хәйртдинов һәм Аида Хәйртдинова.

«Дүрт бүрене юлчылар Борай районы Кизгән авылы тирәсендә очравы турында да хәбәр килеп җитте. Әйе, бүреләр төркеменең, азык эзләп йөзләрчә километр ара узуы турында мәгълүм. Ә бүре тәүлегенә кимендә ун килограм ит ашый. Димәк, дүрт ерткычтан торган көтүгә сыерны ботарлау берни тормый.

Бу хәлдән соң узган атнада районның аучылар төркеме ерткычларны ауларга чыккан.

— Бүре аулау катлаулы, хәвефле эш. Шуңа андый ерткычларны ауларга күмәкләшеп йөрү хәерле, — ди тәҗрибәле аучы Фәрис Галәетдинов, ау үзенчәлекләре белән уртаклашып.

Ә бүреләр җиңел килеп капмаган аучыларга. Марат Хәйруллин, Булат Борханов, Радик Хиҗапов, Валерик Зайнетдиновларга бүреләрнең эзеннән каргизгечләрдә дистәләрчә километр юл узарга туры килгән. Ләкин ерткычлар хәйләкәр. Алар аучы үтә алмаслык урыннарга качу ягын карый. Андый урыннарда бүреләр артыннан чаңгыда куарга туры килгән.

Аучылар ике көн эчендә дүрт бүре атып алдылар. Ерткычларның икесе Иске Янбай якларында урманнарга качарга өлгергән. Икесе Иске Уразай тирәсендә аучылар авына капкан.

Атып алынган бүреләр 80-90 килограмм авырлыкта. Ә алар ботарлаган тананың бәясен исәпләп чыгарсаң, ул утыз-кырык мең сумнан да арзан тормый. Шуларны исәпләгәндә, аучылар башкарган изге эшне бәһалап бетергесез.

Аларның кыйммәтле тиреле җәнлекләр ауларга лицензияләре бар. Гыйнвар аенда бүреләрне ауларга рөхсәт ителә.

(Марат Хәйруллин видеосы).


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100