news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның атказанган укытучысы, гимназия директоры Ратмир Камильянов үлгән

60 яшьлек укытучы коронавирустан вафат булган дип фаразлыйлар.

news_top
Башкортстанның атказанган укытучысы, гимназия директоры Ратмир Камильянов үлгән
Владимир Васильев

Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, Чакмагыш гимназиясе директоры Ратмир Камильянов 20 декабрьдә вафат булган. Якынча белешмә буенча, ул коронавирустан үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ратмир Камильянов 2005 елдан бирле гимназия директоры була. Ул җитәкләгән вакытта уку йорты зур уңышларга ирешә, мактаулы бүләкләргә лаек була.

«Каты авыру аны безнең тормыштан йолып алды. Ул тормышны бик ярата иде.Күңелдә бик авыр. Ратмир Фоатович үлеме турында куркыныч хәбәр аның укучылар өчен дә, хезмәттәшләре өчен дә зур кайгы», диелә уку йорты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар