Башкортстанның атказанган артисты Гомәр Әбделманов вафат
«Имәндәр шаулай», «Юғалма юлдарымда», «Һиңә тағы мин бер киләм әле» кебек танылган хитларны башкаручы легендар артист 91 яшендә вафат булган.
Башкортстанның атказанган артисты Гомәр Әбделманов 91 яшендә вафат булган. Бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә җырчы Рөстәм Асаев яза. Дәү әтисенең якты дөнья белән хушлашу турында аңа Гомәр Әбделмановның оныгы хәбәр иткән. «Легендалар китә, бик кызганыч», — дигән Рөстәм Асаев.
Гомәр Әбделманов — танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры. Ул үзенең башкару манерасы, гадилеге белән башкалардан аерылып торды. Республика радиосы фондында легенданың 60 тан артык җыры саклана, алар арасында «Имәндәр шаулай», «Юғалма юлдарымда», «Һиңә тағы мин бер киләм әле» кебек танылган ретро-хитлар да бар. Тамашачы аның җырчы Ләлә Муллабаева белән дуэтларын аеруча җылы кабул итә иде, дип яза Башинформ.