Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның Аскын районы башлыгы 33 яшендә вафат булган

Ул төрле елларда республика телевидениесендә, Башкортстан Язучылар берлегендә, Мәгариф министрлыгында эшләгән. 2018 елдан администрация башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган, Агыйдел шәһәренең мәгариф бүлеген җитәкләгән.

news_top_970_100
Башкортстанның Аскын районы башлыгы 33 яшендә вафат булган

Башкортстанның Аскын районы башлыгы Ришат Дихин 33 яшендә үлгән. Хезмәттәшләре сүзләренчә, аңа коронавирус диагнозы куйган булганнар. Табиблар тырышлыгына карамастан, кызганычка, аны коткара алмаганнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Ришат Дихин Аскын районы белән 2019 елның мартыннан бирле җитәкчелек иткән.

Ул Аскын районының Урмияз авылында туган. Башкортстан дәүләт университетында «Филология» белгечлеге буенча, аннары Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә «Юриспруденция» белгечлеге буенча диплом алган.

Ришат Дихин төрле елларда республика телевидениесендә, Башкортстан Язучылар берлегендә, Мәгариф министрлыгында эшләгән. 2018 елдан администрация башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган, Агыйдел шәһәренең мәгариф бүлеген җитәкләгән.

«Ул һәрчакта эш турында уйлады. Һәрвакыт мәрхәмәтле һәм якты хыяллар белән яшәде. Ул туган районы белән җитәкчелек итә башлагач, мин бик сөендем. Аның күпме яңа идеясе, планнары булуын белсәгез иде. Ришат эштә янды. Ул беркайчан да үзе хакында уйламады. Йокы турында уйламады. Гадел, намуслы кеше иде. Мин дустым белән горурланам», — дип яза Ришат Дихинның курсташы, шагыйрь Алмас Шаммас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100