Башкортстаннан килгән Mercedes Казан уртасында BMW белән бәрелешкән
Күрше төбәк машинасы юл кырыендагы койманы җимереп кереп киткән.
Бүген Казанның Профсоюз урамында юл һәлакәте булган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
BMW һәм Башкортстан номерлары куелган Mercedes юл бүлешә алмаган. Алар бәрелешкән. Шуннан соң Башкортстан машинасы юл кырыендагы койманы җимергән.
Авариядә кешеләр имгәнмәгән, диелә хәбәрдә.