news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башкортстаннан кайткан Тямай бу!» — Гүзәл Уразова песиен Фирдүс Тямаевка охшатканнар

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Милашка исемле песиләрен видеога төшереп Инстаграм битендә урнаштырган. Җырчы инстачылардан видеога исем бирүне сораган.

news_top
«Башкортстаннан кайткан Тямай бу!» — Гүзәл Уразова песиен Фирдүс Тямаевка охшатканнар
"Татар-информ" архивы

«Безнең Милашка беренче тапкыр урамга чыккан иде, Самирны танымады. Нинди исем бирергә була бу видеога?» — дип сораган Гүзәл Уразова.

Инстачылар җырчыга үз вариантларын тәкъдим итеп язган. Кемдер хәтта Фирдүс Тямаевка да охшаткан: «Башкортстаннан кайткан Тямай бу!», — дип язганнар.

«Аптыраш», «мода күрсәтү — Мисс-Яз», «шок булган бу песигә», тирә-як белән танышу», — дип фаразлап караганнар язылучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар