Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы татар язучысы Мансаф Гыйләҗев вафат

Мансаф Гыйләҗев - тугыз китап авторы.

news_top_970_100
Башкортстандагы татар язучысы Мансаф Гыйләҗев вафат

Күренекле язучы Мансаф ага Гыйләҗев вафат, дип хәбәр итә "Тулпар" журналы.

Башкортстан Язучылар берлегеннән хәбәр итүләренчә, хушлашу иртәгә, ягъни 13 октябрьдә, Уфаның Свердлов урамы 47нче йорт алдында сәгать 11 дә башланачак.

Мансаф аганың якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!

***

Мансаф Таҗетдин улы Гыйләҗев 1933нче елның 17нче маенда Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында дөньяга килгән. Үзләрендә башлангыч, күрше Яңа Калмаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Борай районының Чалкак урта мәктәбендә белем ала. Армия сафларында хезмәт итә. 1952нче елда хәрби очучылар училещесында укый башлый. Өч ел Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан якларында самолетларда оча.

1960нчы елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Тәүге курсларда укыганда ук актив языша башлый. Диплом алуга, аны әле яңа гына оештырылган Башкортстан телевидениесенә эшкә чакыралар.

1967-1969нчы елларда партиянең Ленинградтагы югары мәктәбендә укый. Чирек гасыр (1960-1984) телевидениедә эшли, баш мөхәррир вазифасында да хезмәт сала. Башкортстан «Китап» нәшриятында берничә ел – баш мөхәррир, 1988-1998нче елларда «Һәнәк» журналында баш мөхәррир урынбасары була.

Әдипнең күпчелек әсәрләре документаль яки тарихи нигездә иҗат ителгән. Язучы шулай сатира-юмор жанрында да уңышлы эшли. Мансаф Гыйләҗев – тугыз китап авторы. Татар телендә берничә үзнәшер китабы («Өч елга буйларында» (2000), «Каһәрле язмыш» (2000), «Мәхшәр» (1999)) дөнья күрде.

Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ш.Ходайбирдин исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100