Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы шәһәрдә йөрүче аюларны видеога төшергәннәр

Роликта бала белән хатынның йөгереп килүе, аюларның юл аша йөгереп чыгуы күренә.

news_top_970_100
Башкортстандагы шәһәрдә йөрүче аюларны видеога төшергәннәр
https://pixabay.com

Башкортстанның Межгорье шәһәрендә урам буйлап йөгерә торган аюлар биредә яшәүчеләрне куркуга салган. Берничә аю бер-берсен куышып чаба. Аларны шаһитлар видеога төшереп алган. Бәхеткә, аюлар кешеләргә якын килмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Баштагы кадрларда авторның машинада утырып телефонга видео төшерүе аңлашыла. Аның янына балалы хатын йөгереп килә. Хатын артында ук юл урнашкан, ул урман массивын икегә бүлеп салынган. Шул чакта агачлар арасыннан бер-бер артлы дүртләп аю йөгереп чыга, алар юл аша узалар, аннары урманга кереп югалалар», диелә хәбәрдә.

Межгорье шәһәре хакимиятендә хәбәр иткәнчә, кыргый җәнлекләр белән ситуацияне Көньяк Урал табигый тыюлыгы хезмәткәрләре контрольдә тота. Шәһәр нәкъ менә тыюлык территориясендә урнашкан. Бу турыда «КП» хәбәрчесенә әйткәннәр.

«Межгорьеда яшәүчеләр аю күрүен еш хәбәр итә. Бу ел саен була. Гадәттә, алар кешеләр янына көз көне чыга. Хәзер, әле яңа гына йокыдан уянгач, шәһәргә юл табып, чүплек янына килүләре ихтимал. Шәһәр янында чүплек бар, алар шунда машиналар килгәнне көтеп кенә торалар», — дип аңлатканнар тыюлык хезмәткәрләре.

Инспекторлар сүзләренчә, алар бу очраклар турында югары инстанцияләргә берничә тапкыр әйткән. Ләкин берни дә эшләп булмый. Чөнки Межгорье чикләре — аюларның табигый яшәү тирәлеге, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100