news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы чүплектә «зомби» - сыерлар йөри — видео

Чүплектәге сыерлар бик ябык, алар көч-хәл белән генә хәрәкәт итә.

news_top
Башкортстандагы чүплектә «зомби» - сыерлар йөри — видео

Башкорстанның Краснокама районында яшәүчеләр чаң суга. Яңа каенлык авылы янында рәсми булмаган чүплек янында зомбига охшаган сыерлар йөри башлаган. Бу кадрларны «Башкортстан» телеканалы күрсәтте.

Чүплектәге сыерлар бик ябык, алар көч-хәл белән генә хәрәкәт итә. Бичара хайваннарны мобиль репортер видеога төшереп алган.

Видео авторы мондый чүплек барлыкка килү сәбәпләрен ачыклауны, авыл буйлап ярымүле хайваннар йөрү сәбәпләрен билгеләүне, тиешле кешеләрне җавапка тартуны сорый. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар