news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы бер авылда өч бала боз астына киткән

Башкортстандагы бер авылда өч бала боз астына киткән

news_top
Башкортстандагы бер авылда өч бала боз астына киткән
Бүген Башкортстанның Нуриман районындагы Байгильдин авылында фаҗига булган. "Кечкенә күл" дип аталган сулык өстендә уйнап йөргән өч бала боз астына төшеп киткән. Сабыйларның берсен коткара алмаганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. 

Фаҗигане күршеләр соң күреп ала. Малайлар барысы да берьюлы су астына төшеп китә. Урынга балаларның берсенең әтисе йөгереп килә. Ул өч һәм биш яшьлек ике малайны судан тартып чыгара. Балаларны хастаханәгә озаталар. Җиде яшьлек тагын бер малай, кызганычка каршы, батып үлә. 


Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, урында полиция хезмәткәрләре, табиблар, психологлар эшли. Алар мәрхүм баланың әти-әнисе белән сөйләшә, башка балаларның туганнарына ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар