Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы авылда коймага кысылып калган хатын салкында туңып үлгән

Иртән узып баручы кешеләр коймада башы белән аска таба асылынып торган кеше мәетен тапкан.

news_top_970_100
Башкортстандагы авылда коймага кысылып калган хатын салкында туңып үлгән
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Чишмә районындагы Дим авылында коточкыч хәл булган. Бер хатын-кыз койма аша чыгарга җыенганда аралыкка кысыла һәм башы белән аска таба эленеп кала. Шулай итеп ул салкында туңып һәлак була. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Иртән койма яныннан узып баручы кешеләр хатынны күреп ала. Алар бу хакта полициягә хәбәр итә.

«Караңгы иде, урамда утлар да юк. Коймага кысылып калган кешене беркем дә күрмәгән шул. Өшегән. Һәлак булган», — дип яза шаһитлар социаль челтәрләрдә.

«Башинформ» агентлыгына әлеге мәгълүматны республика буенча Тикшерү комитетында раслаганнар.

«Чишмә районының Дим авылында хатын-кыз мәете табылганнан соң, Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү оештырды. Фаҗига урынын карадылар, судмедэкспертиза билгеләнде, шаһитларны сораштыралар. Якынча белешмә буенча, криминал билгеләре ачыкланмады», — дип аңлатканнар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100