Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы авыл урамында кешеләргә бүре һөҗүм итеп йөргән

Бер ир-атның аягын тешләгән, тагын бер хатын-кызның сөякләрен сындырган ерткычны полиция хезмәткәре тапкан һәм атып үтергән.

news_top_970_100

Башкортстанның Белорет районындагы Азнагул авылында бүре бер кичтә дүрт кешегә һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Кичке якта 60 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Ул йортының ишегалдына килгән бүренең үзенә ташлануын әйтә. Бүре ир-атның аягын тешләгән. Хуҗа кеше котылу җаен тапкан һәм өенә кереп качкан, аннары полиция чакырган. Урынга участок полиция хезмәткәре Азат Галимов барган.

«Полиция хезмәткәре әйләнә-тирәне тикшергәндә тагын ике кешене очрата. Бу — биредә яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз һәм аның танышы була. Хатын янына табиблар чакыралар. Аның сөякләре сынган, тәне тешләнгән, күзе имгәнгән булуы ачыклана», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Азат Галимов имгәнгән ир-ат яши торган йорттан бераз читтәрәк бүрене күреп ала. Бүре полиция хезмәткәренә дә һөҗүм итмәкче була. Галимов бүрене табель коралы кулланып атып үтерә. Хәзер зыян күрүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтелә. Бүре үләксәсен ветеринарларга тапшырганнар.

Азат Галимов сүзләренчә, «бүре башка кешеләргә һөҗүм иткән бит, шуңа күрә куркыныч» булган. Ләкин бу мизгелдә ул «башка беркем дә ярсыган бүре корбаны булмаса иде» дип уйлаган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100