Башкортстандагы авариядә Татарстаннан ике кеше һәлак булды
Юл-транспорт һәлакәте "Урал" трассасында, Бүздәк районында була.
Юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә, берсе исә авыр хәлдә дип хәбәр итә "Башинформ".
Татарстан кешеләре «Жигули»да Уфадан Самарага барганда идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Фусо Кантер» йөк машинасы белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, татарстанлылар булган машина зур зыян күрә, аның йөртүчесе, күпсанлы тән җәрәхәтләре ала. Ике пассажир - Баулы районы кешеләре табиблар килгәнче үк һәлак була.