news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда зур «Урал» астында калган җиңел машинадагы кешеләр үлеп беткән

Фаҗигадә 27 һәм 28 яшьлек ике ир-ат һәлак була.

news_top
Башкортстанда зур «Урал» астында калган җиңел машинадагы кешеләр үлеп беткән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

17 гыйнварда кичке бишләр тирәсендә Башкортстанның Белорет районында юл һәлакәте була. Биредә ике кеше үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Белорет-Үткәл юлының 6нчы километрында Daewoo Nexia һәм йөк ташый торган Урал-4320 машинасы бәрелешә.

Daewoo Nexia машинасы белән 28 яшьлек ир-ат, «Урал» белән 25 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Авария вакытында Daewoo Nexia йөк машинасы астында кала диярлек. Җиңел машинаны йөртүче дә, аның 27 яшьлек пассажиры да урында ук үлә. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар