Башкортстанда «зомби-Кар Кызы» авыл халкын куркуга салган
Исәнгол авылында гадәти булмаган скульптураны «ковидочка» дип тә атыйлар.
Башкортстанның Зианчура районындагы Исәнгол авылында «Зомби-Кар Кызы» скульптурасы барлыкка килгән. Авыл халкы бу сынны күреп куркуга калган, дип яза РЕН ТВ каналы.
Урамда ясап куелган Кар Кызының йөзе бик куркынычка әверелгән һәм аны «ковидочка» дип атыйлар. Аны омикрон-штамм йоктырган дип шаяртканнар.
Бу видеоны юрист Айрат Хәбибуллин төшергән.