Башкортстанда үзләре генә урамда йөргән нәни балаларны полиция алып киткән
Кыз белән малай таксига утырып, туган апаларына бармакчы була. Тик таксист аларны урам уртасында төшереп калдыра.

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә урамда йөргән ике баланы полиция хезмәткәрләре очрата. Алар балаларны машинага утырталар. Шул чакта сабыйлар кулдан ычкынмакчы була, кычкырып елашалар. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп тора. Видео кадрларында балаларның кычкырып-кычкырып елаганы ишетелә. Видеоны төшерүчеләр «көчләп машинага утырталар», дип сөйләнә, бу хәлгә гаҗәпләнүләрен әйтәләр.
Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә тарала. Челтәр кулланучылар тискәре комментарийлар яза.
«Башинформ» агентлыгы бу вакыйгага ачыклык кертү өчен Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчылары ачыклаганча, балалар «комендант сәгате» вакытында үзләре генә урамда йөри, алар белән өлкәннәр булмый.
«Полиция хезмәткәрләре, Нефтекама шәһәре администрациясе вәкилләре һәм дружинниклардан торган төркем 19.00 сәгать тирәсендә Юбилей проспекты һәм Төзүчеләр урамы чатында ике баланы — 13 яшьлек кызны һәм аның 7 яшьлек энесен — күреп ала. Башкортстан Башлыгы указы нигезендә, үз-үзеңне изоляцияләү чорында бу вакытта урамда йөрү тыела», — дип аңлаталар ведомствода.
Кыз бала әти-әнисенең күрше төбәккә китүен, аларның энесе белән икесе генә өйдә калуын әйтә. Балалар таксига утырып туган апаларына барырга җыена. Ләкин таксист аларны тиешле адреска алып барып җиткерми. Балалар башка бернинди мәгълүмат та әйтә алмый.
«Полиция хезмәткәрләре балаларны Нефтекама шәһәрендәге бүлекчәгә алып китә. Аларның әти-әниләрен табалар һәм полициягә чакырталар. Хәзер балаларны әти-әнисенә тапшырдылар. Балаларны төшереп калдырган таксист турында мәгълүмат ачыклана. Опека органнары һәм шәһәрнең мәгариф идарәсе белән тиешле эшләр башкарыла», — диләр Эчке эшләр министрлыгында.