Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда зиратта эшләүче егет танышын үтереп, чит кеше каберенә күмеп куйган

21 һәм 25 яшьлек ике егет бер кыз өчен сугышкан.

news_top_970_100
Башкортстанда зиратта эшләүче егет танышын үтереп, чит кеше каберенә күмеп куйган
www.bashinform.ru

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек егеткә карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Ул 2021 елның 11 маенда иптәшен үтерүдә гаепләнә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

1 июньдә полициягә бер хатын мөрәҗәгать итә. Ул 25 яшьлек улы югалуы турында гариза яза. Егет аерым яшәгән. Ялгыз яши торган егетнең озак вакыт әнисе белән элемтәгә чыкмый торган гадәте булган. Шуңа күрә әни кеше полициягә дә шунда ук хәбәр итми торган.

Тикшерүчеләр югалган егетнең танышларын һәм туганнарын сораштырган, шәһәр тирәләрен тикшереп чыккан. Шуннан соң тикшерүчеләр 25 егет егет югалгач ук Мәскәүгә китеп барган тагын бер егет турында белешмә ачыклаган. Башкалада кешеләрнең йөзен тану системасы ярдәмендә аның кайда булуын бик тиз ачыклаганнар. Сорау алганда ул иптәшен үтерүләрен әйткән, башка шаһитлар һәм җинаятьче турында да сөйләп биргән.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 11 майда Күмертау шәһәрендә 21 һәм 25 яшьлек егетләр исерек килеш талаша. 25 яшьлек егет моңа кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Төрмәдә утырган чакта ул 21 яшьлек егетнең сөйгән кызы белән хат язышкан. Егетләр шул сәбәпле талашкан.

21 яшьлек егет 25 яшьлек егеткә шәһәр читенә китеп, мөнәсәбәтләр аңлашырга тәкъдим итә һәм алар китеп баралар. Күмертау шәһәре читендә Мәләвез елгасы ярына килгәч, егетләр сугыша, алар ярдан елгадагы суга егылып төшә. Шуннан соң үтерүче егет танышының башына суга тыгып тотып тора. Шулай итеп 25 яшьлек егет һәлак була.

Бу вакытта 21 яшьлек егет ритуаль хезмәттә эшләп йөри. Ул танышының мәетен икенче көнне машинага салып зиратка алып китә. Ул мәетне әле яңа гына җирләнгән кеше каберенә күмеп куя.

Җинаятьтә гаепләнүче үзенең гаебен таныган, мәетнең кайда булуын күрсәткән. Шаһит егет башта бик озак сөйләми торган, ул җинаятьтә гаепләнүче һәм иптәшләре үч алыр дип курыккан. 11 майда булган җәнҗал вакытында аның үзен дә 21 яшьлек егет кыйнаган булган.

Хәзер җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100