Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда юл һәлакәтендә тугыз кеше, шул исәптән дүрт бала имгәнгән

Бүген кичке якта күрше төбәктә ике машина бәрелешкән.

news_top_970_100
Башкортстанда юл һәлакәтендә тугыз кеше, шул исәптән дүрт бала имгәнгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген, 6 гыйнварда, кичке бишенче яртыда Башкорстанның Салават районында Кропачево-Мәсәгут-Ачыт трассасында кара-каршы килүче Hyundai Accent һәм Peugeot301 машианалары бәрелешә. Юл һәлакәте Аркавыл һәм Шәрип авыллары арасында була.

Башта авариядә җиде кеше, шул исәптән дүрт бала имгәнде дип хәбәр иттеләр. Соңрак имгәнүчеләр саны тугызга җитте. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Hyundai Accent машинасы белән Салават шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек ир-ат, Peugeot301 белән Чиләбе өлкәсендә яшәүче 41 яшьлек ир-ат идарә итә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте белешмәсе буенча, авария вакытында Peugeot машинасында утырган 36 яшьлек хатын-кыз, 15 яшьлек кыз бала, Hyundai машинасында 38 яшьлек хатын-кыз имгәнә. Авариядән соң барлыгы тугыз кешене Мәсәгут үзәк район хастаханәсенә китерәләр.

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100