Башкортстанда юл һәлакәтендә мәктәпкә баручы биш бала имгәнгән, өчесе реанимациядә
5-8 сыйныфта укучы балаларны җиңел машинага утыртып, күрше авылга мәктәпкә илткәндә фаҗига килеп чыга.
24 мартта иртәнге якта Башкортстанның Зилаер районында биш бала утырган җиңел машина юл һәлакәтенә очраган. Авария Юлдыбай — Акъяр — Сара юлында булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Якынча версия буенча, «ВАЗ-2110» белән идарә итүче 46 яшьлек ир-ат төп юлга чыгарга җыена. Ул йөк машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә. Аннары «ГАЗ» йөк машинасы каршыга килә торган Hyundai Accent машинасына бәрелә.
«Лада» салонындагы биш бала — 5-8 сыйныф укучылары имгәнә. Аларны Сибай хастаханәсенә илтәләр.
«13 һәм 14 яшьлек кызлар, 11 яшьлек малай реанимациядә ята. 12 һәм 14 яшьлек ике малайны да хастаханәгә салганнар», — дип әйткәннәр ЮХИДИда.
«Укучы балаларны Яларсаз авылыннан Матрай авылына мәктәпкә алып барулары булган. Якынча белешмә буенча, балаларны көн саен мәктәпкә илтеп йөртүне әти-әниләре үз өстенә алган. Атна башында һәм атна азагында балаларны әлеге маршрут буенча йөртү өчен мәктәп автобусы да оештырылган. Бу очракта балалар интернатта яши», — дип аңлатканнар ЮХИДИ идарәсендә.
Фаҗига булган көнне «Лада» машинасы белән имгәнгән балаларның берсенең — 14 яшьлек малайның әтисе идарә иткән, диелә хәбәрдә.