Башкортстанда юл һәлакәтендә 89 яшьлек машина йөртүче вафат булган
Башкортстанның Чакмагыш районында, Чакмагыш-Языков-Чишмә юлының 3 чакрымында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «Шевроле Нива» белән идарә иткән 89 яшьлек Агыйдел шәһәре кешесе, кискен борылышта идарәне югалта.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче урында ук һәлак була. Аның 49 яшьлек улын төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озаталар.