Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда югалган малай белән кыз табылды

13 яшьлек Люба белән 12 яшьлек Данил мәктәпкә бармас өчен, өйдән чыгып киткәли торган булган.

news_top_970_100
Башкортстанда югалган малай белән кыз табылды
https://pixabay.com

10 сентябрьдә Башкортстанның Иглин районындагы Иглин авылындагы өйдән урманга чыгып киткән 13 яшьлек Любовь һәм 12 яшьлек Данил табылды. Бу турыда 11 сентябрьдә «Лиза Алерт» эзләү төркеменә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, балалар дәрескә бармас өчен, Уфадан Иглинга китәләр. Иглинда алар инде моңа кадәр дә ял иткән була. Бу юлы да электричкага утырып бирегә киләләр.

Балалар урманга чыгып китә. Тик бу юлы алар адаша. 10 сентябрьдә кич белән үсмерләр экстрен хезмәтләргә шалтыраталар. Сазлыклы урында булуларын гына әйтеп өлгерәләр, аннары телефон сүнә.

«Үсмерләр үзләре ярдәм сорап шалтыратты. Трассадан ерак түгел, сазлыклы урында булуларын әйттеләр. Кызганычка каршы, телефонның зарядкасы экстрен хезмәтләргә шалтыратырга гына җиткән», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Балаларны кинологлар, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм коткаручылар эзләп тапканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100